Павел Воля Ләйсән Үтәшевага кул күтәрәме?

Интернет челтәрендә шундый хәбәрләр йөри. Бу дөресме?

Павел Воля хатынын Ләйсән Үтәшеваны башка ирләргә карата бик көнләшә икән. Бу хакта Павел үзе сөйли.

Күптән түгел ул Ләйсән Үтәшеваны блогер, җырчы Давид Манукянга көнләшкән. Бу хакта ул «ТНТ»да «Шоу Воли» тапшыруында сөйләгән. Көнләшүнең сәбәбе шул ки, Ләйсән һәм Давид бергә бер тапшыруда катнаша. Шул вакытта Манукян кызга берничә тапкыр чәчәкләр дә бүләк иткән.

Ләйсән Үтәшева тормыш иптәшен тынычландыра һәм «көнчелек фонтаны»н туктатуны сорый. Ул аның тапшырудагы башка катнашучыларын да яратканын белдерде: мәсәлән, Наталья Рудова, Анна Хилькевичны.

Бу тапшырудан соң Интернет челтәрендә Павелның Ләйсәнгә көнләшү аркасында кул күтәрүе турында да имеш-мимешләр чыкты. Әмма Ләйсән бу хәлгә шунда ук ачыклык керткән. Аның сүзләренә караганда, бу хәбәр дөрес түгел. Киресенчә, Павел аны бик нык хөрмәт итә һәм кулларында гына «күтәреп» йөртә.

Арытаба да бу парның шулай матур яшәвен теләп калыйк, дуслар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-06/pavel-volya-l-ys-n-t-shevaga-kul-k-t-r-me-3330364

Бәйле