Бу өч гөл һәр өйдә үсәргә тиеш!

Алар сезне яман шештән һәм башка бик күп авырулардан саклар.

Шәһәрдә генә түгел, авылларда да көн озынына машиналар туктамый. Якын-тирәдәге юллардан ачык тәрәзәләр аша өйгә бензин парлары керә. Бу химик кушылмаларны сулау үпкәләрне ялкынсындыруга, баш авыртуына һәм күңел болгануга китерергә мөмкин. Шулай ук алар озак вакыт тәэсир иткәндә яман шеш, астма һәм башка хроник авырулар барлыкка килү куркынычы белән бәйле.

Галимнәр бензин парлары булган герметик камерада җиде бүлмә үсемлеген сынап караган. Алар ярдәмендә иң агулы кушылмаларның 97 проценты сигез сәгать эчендә һавадан чыгып беткән.
«Бүлмә гөлләре берничә сәгать эчендә һавадан иң зарарлы пычраткыч матдәләрне чыгара. Ә канцероген бензол спирт кебек зарарлы матдәләргә караганда да тизрәк юкка чыга. Ачыклануынча, һавада күбрәк токсин булган саен, үсемлекләр аларны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк чыгарып бетерә. Алар үскән шартларга җиңел яраклаша”, — дип белдерә галимнәр.

Галимнәр бу сынауда үзләре кулланган өч үсемлекне атаган. Болар — эпипремнум золотистый, сингониум ножколистный и хлорофитум хохлатый.
Билгеле булуынча, кондиционерлар да, өй фильтрлары да өйгә һаваны пычратучы матдәләр очып керүдән йөз процент саклый алмый. Ә менә гөлләр өйдә яки офиста матурлык өчен генә түгел, ә кешеләрне сәламәтләндерү ягыннан да кирәкле һәм мөһим булып тора.

«Үсемлекләр сәламәтлекне, кәефне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә сезнең эш урыныгызда һәм өйдә зарарлы һава пычраткыч матдәләр белән көрәшүнең иң яхшы, иң эффектив һәм тотрыклы ысулы — гөлләр үстерү”, — дип нәтиҗә ясый тикшерүчеләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-10/bu-ch-g-l-r-yd-s-rg-tiesh-3333526

Бәйле