– Мәктәптә укытучы булып эшләп, мобилизация буенча Русия Кораллы Көчләренә чакырылдым. Контрактка кул куйдым. Шуны беләсе иде, хәзер стаж ничек исәпләнәчәк?
– Стаж сезнең чакыру пунктында мобилизацияләнгән көннән исәпкә алына башлаячак. Әгәр моңа кадәр сез хәрби хезмәттә булгансыз икән (вакытлы яки контракт буенча), ул да стажга керәчәк.
Хәрби хезмәт стажы һәр хезмәт көне өчен бер көн исәпләнә.
Сугыш хәрәкәтләрендә (шул исәптән махсус хәрби операциядә) турыдан-туры катнашкан вакытта гына бер көнге хезмәт өч көн дип исәпләнә. Сугышта катнашу факты часть командиры боерыгы белән расланырга тиеш.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-18/svoda-stazh-nichek-is-pl-n-3344749