Дилә Нигъмәтуллина: «Сәфинә тынычланды инде» [видео]

-- Лейла

Җырчының кызы белән ире Яльчикта ялда булып кайтканнар иде. Берничә көн элек биредә коточкыч давыл чыгып палаткалы лагерьлар өстенә олы агачлар ауды. Нәтиҗәдә 8 кешенең гомере өзелде.

– Сәфинә тынычланды инде. Беренче көннәрдә бик борчылган иде. Барысы да аның күз алдында булган бит. Инде барысы да Аллага шөкер. Мондый фаҗигаләр бүтән булмасын. Якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашабыз, — дип сөйлии Дилә Нигъмәтуллина.

Бәйле