Махсус хәрби операцияне гаепләп чыккан Казан блогеры суд хөкеме алдына баскан

-- Лейла

Парвинәханә Әбүзәрова үзенә язылучыларны законсыз гамәлләргә этәргән.

Казанның Яңа Савин районы судында Казан блогеры Парвинәханә Әбүзаровага карата кузгатылган эшне карый башлаганнар. Ул халыкны дәүләт иминлегенә каршы котыртуда гаепләнелә.
Әбүзарова социаль челтәрдәге сәхифәсендә, махсус хәрби операцияне гаепләп, үзенә язылучыларны законсыз гамәлләргә этәрердәй пост урнаштырган.

Туташ үз гаебен танымаган. Киресенчә, утырыш барышында фатирына тентү үткәргән хезмәткәрләрне җинаять җаваплылыгына тарту һәм әхлакый, физик, матди зыян китергән өчен Федераль иминлек хезмәтеннән 15 миллион сумлык компенсация түләтү турында үтенечнамәсен укыган.

Әбүзәрова март аенда экстремистлык рухындагы постлар урнаштыруда шикләнеп тоткарланган.

Ватаным Татарстан

Бәйле