Айдар Галимов кияве белән ничек танышкан?

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның тормыш иптәше Зилә ханым белән гаилә коруларына 35 ел тулган.

Бәхетле гаилә әлеге матур вакыйганы иң якыннары белән билгеләп үткән.

Бәйрәмгә килгән кунаклардан Айдар Галимов белән танышкан, беренче тапкыр күрешкән мизгелләре турында сорашканнар.

Җырчының кызы Гүзәлнең ире Артур да тәүге күрешүләре турында сөйләгән.

“Айдар Ганиевич белән ул яши торган йортның ишегалдында таныштык. Гүзәлне озатып кайткан идем, безнең әле очрашып кына йөргән чак иде ул. Подъезд төбеннән кузгалгач, бик күп чәчәк бәйләме күтәреп Гүзәлнең әтисе кайтты. Танышуыбыз шулай булды. Инде 2-3 өч атнадан соң булачак “тещам” белән таныштым. “Мин Зилә апаң булам. Ну апаң түгел инде”, — дигән иде”, — ди Артур.

Зилә һәм Айдар Галимовларны Марат Шәйбәков, Рөстәм Асаев һәм башка иҗатташ дуслары котлаган. Галимовларга без дә тигез, бәхетле тормыш телибез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-15/aydar-galimov-kiyave-bel-n-nichek-tanyshkan-3389906

Бәйле