Вадим Захаров: «Көн саен елыйм. Кешегә күрсәтмим генә»

Тамашачы аны ихласлыгы өчен якын итә. Сәхнәдә дә, тормышта да эчкерсез, гади ул. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән «йолдыз чире» белән авыручылар арасында «кайнап» та, бу сыйфатларны саклап калу, тормыштан канәгать булу һәм мәңгелек яра турында сөйләштек. Җырчы өчен сөйләшә белү мөһимме? Шәһәр баласы авыл турында җырлый аламы?

– Яшерен-батырын түгел, бүген татар эстрадасында түшәмнән югары сикерүче, танылу өчен барына да әзер булган җырчылар шактый. Нигә аларга игътибар итмиләр дә, тыйнак кына басып җырлаучы Вадим Захаровны яраталар?

– Кем белгән инде аны… Холык-фигылем шундыйдыр. Бәлки, сөйкемле сөягем бардыр. Минем җырларны сикерә-сикерә җырлап булмый бит. Ә сәхнәдә үзеңне җырларыңа туры китереп тотарга кирәк. Андый образ күңелемә дә ятмый. Барына да әзер җырчыларга килгәндә, артыгы кирәкми, булганына канәгать кеше мин. Ә андый кеше бәхетле була.

– Уңыш сере – гадилектә, дип тә әйткәнегез бар. «Йолдыз чире» таралган заманда бу сыйфатны ничек саклап калырга соң?

– «Йолдыз чире»н беркайчан да тойганым булмады. Гомумән, «мин – йолдыз» дип йөрергә хакым юк дип уйлыйм. Ул дәрәҗәгә җитү өчен иҗатың бик күпләрне колачларга тиеш. Аннан соң, яшьтән үк борын күтәрергә ирек бирмәделәр. Гаиләдә дә, иҗат юлымны башлаганда да. Тәрбияле, зыялы, итагатьле җырчылар белән эшләргә насыйп булды. Зөһрә апа Шәрифуллина миңа гел: «Вадим, үзеңне кулда тот. Популярлашып киткән вакытларың булыр, сизми дә калырсың», – дип әйтә килде. Андый кешеләр тәрбиясен алуым белән мин бик бәхетле.

– Авыл турындагы җырлар аеруча моңлы була, әйеме? Ничек уйлыйсыз, шәһәр баласы авыл турында җырлый аламы?

– Алар да ничек тә булса авыл белән бәйледер, юктан гына авыл турында җырлыйсылары килмидер инде. Ләкин җырлау – бер нәрсә, үзең аша үткәреп, тамашачы күңеленә җиткерү мөһимрәк. Аннан соң, җырлар гына түгел, иң моңлы җырчылар да авыл җирендә туадыр дип уйлыйм. Шәһәр балаларын кимсетәсем килми, әлбәттә. Әмма авылның һавасы да, суы да, урманнары, табигате дә – башка ул.

– Гомумән, үзең кичермәгән хисләр, үзең башкармаган гамәлләр турында җырлауга ничек карыйсыз?

– Мәсәлән, бар сагышлы җырлар. Кайгы-хәсрәт берәүне дә читләтеп үтми – ул хисләр һәркемгә таныш. Шул ук вакытта балаларын, тормыш иптәшен ташлап китеп, «сөйгәнеңне ташлама», «башка ярга карама» ише җырлар җырлаучылар бар. Менә андыйларны мин бөтенләй аңламыйм. Сәхнәгә чыгасың икән, син тамашачыга нинди дә булса фикер җиткерергә, үзеңне акыллы итеп хис итәргә тиеш. Җырларындагы сүзләренә үзе үк каршы килгән кеше тамашачыга нәрсә өйрәтә алсын да ул хисләрне күңеленә ничек сеңдерсен?

– Ә сез җырларны ничек сайлыйсыз?

– Җырны алып укыйм, я тыңлыйм да, ошаса, җырлыйм, ошамаса, юк. Иң беренче чиратта, минем күңелгә үтеп керергә тиеш ул. Беркайчан да, тамашачыга ошасын әле, хит булсын әле, дип җырлаганым юк. Ахыр чиктә, тамашачының да күңеленә хуш килә ул.

Җырлар бик күп килә, әмма барысын да җырлап бетереп булмый. Җырларын алмаганга үпкәләүчеләр дә була хәтта. Сүзләренә аеруча таләпчән мин. Әдәбиятка, татар теленә мәхәббәт кечкенәдән килә. Шуңа азмы-күпме нәрсәнең нәрсә икәнен аңлыйм. Безне әдәбияттан Харис Миңнегалиевич укытты. Кайвакыт аның дәресенә шигырьләрне сыйныфташлар арасында берүзем ятлап килә идем. Ятламаган очракта, «Захаров, чирегеңә «берле» дә чыгармыйм», – дип әйтә иде. Ул сүзләр бәгырьгә сеңеп калган.

– Яраткан авторларыгыз бармы?

– Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабай шигырьләрен яратам. Аларның берничә җыры репертуарымда да бар. Соңгы арада Айдар Минһаҗев язган җырларны еш башкарам. Аның сүзләре, Айдар Тимербаев көенә язылган 17ләп җырым бар.

– Җырчы белем эстәүдән, камилләшүдән туктамаска тиеш дигән фикер белән килешәсезме?

– Укып кына җырчы булып булмый. Тавыш, талант – беренче урында. Әмма җырчыга укырга кирәк. Кабатлап әйтәм, син тамашачыга ниндидер фикер җиткерергә тиеш. Моның өчен сөйләшә белергә дә кирәк.

Кызганыч, эстрадада сөйләшә белмәүчеләр җитәрлек. Сәхнәгә чыгып, ниндидер «дежур» сүзләр әйтәләр дә бетте. Ә бит тамашачы белән аралашканда  аның күңелендә ни дә булса калдырырга кирәк.

– Тиздән булачак концертларыгызны үзегез алып барачаксызмы?

– Әйе. Әйтәсе килгән сүзләрем бар, тамашачым белән аралашасы килә.

– Башка җырчылар турында бик сак сөйлисез. Ләкин шул ук вакытта концертыгыз «Шоу түгел, концерт» дип атала…

– Мин бик каты бәрелеп тә сөйли алам, ләкин кемнедер кимсетергә хакым бар дип уйламыйм. Ә концертка килгәндә, хәзер бөтенесе шоу ясарга тырыша бит. Моның өчен шоумен булырга кирәк. Мин дә, җырларым да андый форматка туры килми. Концертларыма уйланып, моңланып, көлешеп утырырга чакырам.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122848/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле