Акча өчен дустын үтергән…

ЧВК «Вагнер» хезмәткәре кредит акчалары өчен үзенең хезмәттәшенең «башына җиткән».

Уфада элекке ЧВК «Вагнер» хезмәткәре өчен чик кую чарасы сайланды. Бу хакта Уфа шәһәренең Киров район судының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомствода белдерүләренчә, үтерү корбаны — гаепләнүченең хезмәттәше булган. Ул машинага 1,2 миллион сум кредит рәсмиләштергән. Тикшерү версиясе буенча, акча аркасында гаепләнүче кеше үтерүгә җөрьәт иткән — аны таш белән сугып үтергән һәм гәүдәсен урманда яшергән. Җинаятьче гаебен таныган һәм судта йорт аресты турында сораган.

— Мин яшеренмәдем, полиция хезмәткәрләренә ярдәм иттем, — диде җинаятьче.

Аны 14 ноябрьгә кадәр сак астына алганнар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-09-16/akcha-chen-dustyn-terg-n-3441241

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле