Дубайга турлар саткан блогер Илүсә турында адвокат Нагиев: «Бу – мошенниклык»  [видео]

-- Лейла

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзан бәядән путевка сатып алып алданучылар саны арта, алар полициягә мөрәҗәгать итә башлаганнар.

Әйтергә кирәк,блогер Илүсә Миңнегалиеваның Дубайга арзанлы сәяхәт вәгъдә итеп саткан путевкалары белән алданучылар саны 900дән дә артып киткән. Аларның күбесе – татарстанлылар.

 Адвокат Руслан Нагиев әлеге хәлләрне җентекләп өйрәнә, зыян күрүчеләр санын исәпли һәм, акчаны кайтару мөмкинлеге бар, дип саный.

– Иң башта миңа, бу мәсьәлә буенча юридик киңәш сорап, казанлылар мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләргә консультация үткәрүемне танышларым белеп алганнан соң, алар мине үзләренең шул ук капкынга эләккән танышларына тәкъдим итә башладылар. Хәтта полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә бу бәла туганнарын читләтеп үтмәвен сөйләде.

Минемчә, җинаять эше кузгатуга перспектива зур, чөнки мондый суд практикасы бар инде. Шунысын да әйтергә кирәк, акча шәхси затларның карталарына күчерелгән, ә туристлык хезмәтен күрсәтү өлкәсендә бу рөхсәт ителми. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү турында бернинди килешү дә юк, ул төзелмәгән. Монда мин «мошенниклык» маддәсе буенча җинаятьнең барлык билгеләрен дә күрәм. Аның буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган, – дигән адвокат “Интертат” электрон басмасына.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле