Татарстан хирурглары эт һөҗүм иткән йөкле хатын-кызның битен өлешләп “җыйганнар”

Республика клиник хастаханәсендә бит тиресен эт аерып төшергән йөкле хатын-кызга ярдәм иткәннәр.

Узган ялларда 36 яшьлек хатын-кыз район хастаханәсеннән “Ашыгыч ярдәм” машинасында РКБга китерелгән. 32 атналык көмәне булган хатын-кызның бит тиресе ертылган.
Зыян күрүченең үзе әйтүенчә, ул этне сыйпамакчы булган. Әмма дүрт аяклы “дус”, явызланып, аңа ташланган.

Хастаханәдә хатын-кызга столбняктан укол кадаганнар, яраларын чистарткач, битенә пластик операция ясаганнар. Казналык-бит хирургы Руслан Таһиров һәм лор-табиб Алексей Васильев бичараның яңак, ияк тиресен, аскы иренен өлешләп “җыюга” ирешкән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124969/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле