Tele2 Татарстан авылларын мобиль элемтә белән тәэмин итүне дәвам итә. Әлеге эшләр 500 кешелек торак пунктларда цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Район үзәкләреннән ерак авылларда яшәүче 3600дән артык кешегә Tele2 аралашу һәм интернет мөмкинлекләреннән куллануны бүләк иткән инде.
Октябрьдә Азнакай районының Чәкән авылында, Баулы районының Николашкино авылында, Мамадыш районының Комазан Башы авылында, Чистай районының Нарат-Елга һәм Татар Талкышы авылларында яшәүчеләрдә цифрлы хезмәтләрдән, мессенджерлардан, видеоэлемтәләрдән һәм социаль челтәрләрдән файдалану, шулай ук фильмнар карау һәм онлайн өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде.
Август һәм сентябрь айларында цифрлы җитешсезлекләрне төзәтү кысаларында сыйфатлы тавыш элемтәсе һәм мобиль интернет Бөгелмә районының Ключи һәм Победа, Югары Ослан районының Килди, Саба районының Оет, Нурлат районының Чияле Алан һәм Тукай районының Аулаш торак пунктларында барлыкка килде.
Цифрлы тигезсезлекне бетерү проектын Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, шулай ук «Ростелеком» җәмгыяте гамәлгә ашыра. Tele2 мобиль операторы компетенцияләр үзәге буларак эш итә, техник карарлар әзерли һәм аларны гамәлгә ашыра.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday