Хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 18,5 процентка артачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән законга кул куйган.
Аның нигезендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан МРОТ күләме аена 3 мең сумга күбәеп, 19242 сумга (әлегә аның күләме – 16242 сум) җитәчәк. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
Моннан тыш 2025 елдан, МРОТның уртача хезмәт хакына нисбәтен арттырып, 42дән 48 процентка җиткерү күздә тотыла.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128439/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday