Каймаклы таякчыклар торты РЕЦЕПТЫ

Рузалия Сәйфетдинова рецепты

Кирәк булачак: 1,5 стакан су, 150 г атланмай,1,5 стакан он, 6 йомырка.

Крем өчен: 2 стакан каймак (25 процентлы), 1 стакан шикәр комы.

Камыр әзерлибез. Кәстрүлгә су һәм атланмай салып, утка куябыз. Суы кайнап чыккач, он өстибез. Уттан алып, әйбәтләп болгатабыз. Бераз суынгач, яхшылап болгата-болгата, йомырка сытабыз (берәрләп). Камырны үзләнгәнче басабыз.

Аны кондитер капчыгына салып, пергамент кәгазь җәелгән табага 4–5 см озынлыктагы озынча таякчыклар кысып чыгарабыз. 170 градуска кадәр җылытылган мичтә алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.

Крем әзерлибез: салкын каймакка шикәр комы өстәп, яхшылап күпертәбез.

Торт ясыйбыз. Пешеп чыккан таякчыкларны кремга манып, тәлинкәгә матур итеп өябез. Өстенә уылган шоколад сибәбез. 12 сәгатькә суыткычка куябыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137228/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле