«Крокус»ка һөҗүм иткән террорчыларның канында психотороп матдә тапканнар

Узган җомгада “Крокус”ка һөҗүм иткән террорчылар – Шәмсидин Фәридуни, Дәлирҗан Мирзоев, Сәидәкрәми Рачабализодә һәм Мөхаммадсобир Файзовның канында чынбарлыкны башкача аңлауга китерердәй психотроп матдәләр тапканнар.

“Алар барысы да наркотиклар тәэсирендә булгандыр, күрәсең. Хәрәкәтләре гадәттәгедән кискенрәк, билгеле бер ашыгучанлык күзәтелә. Бу очракта психотроп матдәләр, әйтик, ниндидер хисләрне, ихтыярны йөгәнләү өчен түгел, бәлки көч-куәтне арттыру өчен кулланылган. Аларны энергетик эчемлекләр белән чагыштырырга мөмкин”, – дип сөйләп үткән Россия Федераль иминлек хезмәтенең запастагы полковнигы Андрей Приспешкин газета хәбәрчесенә.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Фәридуни Шәмсидин 7 мартта “Крокус”та булып киткән. Baza мәгълүматларына караганда, 10 һәм 14 мартта биредә тагын бер террорчыны күргәннәр.

Исегезгә төшерәбез: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, “Крокус”тагы террорчылык актында 143 кеше һәлак булган, 360 кеше зыян күргән. Моннан тыш Россия Тикшерү комитетына хәбәрсез югалу турында 143 гариза кергән.

Чыганак: https://t.me/bazabazon/26471

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле