СВОдан ирен көтүче Алия Галиева: Ирем янымда гына булса иде, дим. 2 ел була бит инде

Мамадышта яшәүче Алия Галиеваның ире Радик махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә үк чакырыла. Иң беренче көннәрдә повестка ала ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан ир: «Барам булгач барам», – ди. Ике айдан артык «Казан Экспо»да күнекмәләр узалар. Шул вакыт эчендә өч балалы ирләрне кире кайтарырга дигән закон да чыга. Алия, ирен алып калыр өчен, бар белешмәләрне җыеп китерә. Радикны кайтарырга, диләр. Әмма ул, бөтен кешене шаккатырып, өенә кайтудан баш тарта.

– Безнең якка керсәләр, сезне кем яклар, диде. Мондагы малайларны ничек ташлап китим, дип тә борчылды. Без бармасак кем барыр, дип кабатлады. Баштарак иремә үпкәләдем дә әле. Гаиләсен түгел, егетләрне сайлады, дидем. Әмма ул – үз сүзендә тора торган, әйткәнен үти торган кеше. Өйдә качып ятмас иде. Аның йөрәге андый түгел. Менә хәзер мин аның бик дөрес эшләгәнен аңлыйм, – дип сөйли Алия.

Алия белән Радик өч бала үстерәләр. Әтиләре киткәндә, кызларның олысына – 10, уртанчысына – 8, иң кечесенә 3 яшь була. Радик ике тапкыр ялга кайтып киткән. Беренчесендә күңеле белән гел андагы егетләр янында булган. Кайчан китәм инде, дип кенә торган. Икенче кайтканында бераз үзгәргән ул. Дөрес, төннәрен йоклый алмаган.

– Ирем балаларның үсеп киткәненә шаккатты инде. Холкы бик үзгәргән. Андагы тормыш белән мондагысын чагыштырып та булмый, ди. Без тынычта яшәсен дип тырыша инде алар. Гомергә зарлануны белмәде. Әле дә хәлен сорасам, бар да яхшы, дип җавап бирә. Элек тә җебегән түгел иде ул. Шуңа да мин аңа бик ышанам. Ул елап утырганымны яратмый. Әнә шуңа янында күз яше күрсәтмим. Кызларым барында да еламыйм. Әмма күңел дигәнен нишләтәсең инде. Тула ул. Балалар өйдә булмаганда утырам да елыйм. Сагынмаган кая инде! Яңгырлы көннәрдә яшем гел тамарга гына тора. Радик туңмыймы икән, аңа салкын түгелме икән, өстенә яңгыр яумыймы, дип гел борчылам. Үзем ашарга утырсам, аны уйлыйм. Күңелләрем айкала инде. Ирле тормыш бөтенләй башка бит ул, – ди Алия. – Хатын-кыз тормышны алып бара ул. Ничек итсә итә, әмма сер бирми. Мин дә шундыйга әйләндем инде.

Кызларның хәлләрен сорашам. Гадәттә, алар өчен әти бик якын була. Галиевләр гаиләсендә дә шулай. Кызлар, әти, дип өзелеп тора. Олысы әтисенең илне саклаганын аңлый. Ә уртанчысы бик сагына, үксеп-үксеп елый икән. Анысы бик аңлап бетерми, кечкенәсе әтисен эштә дип белә, ди. Радик элек тә чыгып китеп эшләгән.

– Иремнең кулы алтын. Ул йортлар, мунчалар салып йөрде. Акчасы да җитәрлек иде. Бер дигән итеп яшәдек. СВОда булганы өчен акчасын бирәләр. Әмма күп өлеше үзенә китеп бара. Кирәк-яраларны алып тора. Әле менә ялдан киткәндә 105 мең сумга жилет алып китте. Районнан да гел ярдәм итеп торалар. Егетләрне дә кайгырталар, аларның гаиләсенә дә игътибар зур. Бер генә чарадан да калдырмыйлар, – ди Алия.

Һөнәре дә кешеләрне сөендерә торган икән аның. Социаль хезмәткәр булып эшли. Бер үзенә 7 әби тәрбияли.

–  6 ел инде өлкәннәр белән эшлим. Ул әбиләремнең кайберләре ялгыз, күбесенең балалары бар. Алар гел кайта алмый бит. Шуңа үзем карыйм. Бер-беребезгә ияләштек инде. Иремнең махсус хәрби операциядә икәнен дә белеп торалар. Алар – изге теләктә. Радикның исән-сау кайтуын, тигезлектә кызларыбызны үстерүебезне телиләр, – ди Алия. – Якын итүчеләр, үз киңәшен бирүчеләргә рәхмәтлемен. Туганнарым ташламый.  Әле бит минем бертуган энем Руслан да – СВОда. Ирем өчен бер өзгәләнәм, энем өчен икенче. Әнигә бик авыр. Ана йөрәге бигрәк каты сызлана.

Радик та, Руслан да, җай чыгуга, хәбәрләшә икән.  Әмма сөйләшүләр мондагысын сорашып үтә. Радик үзе бер дә андагы хәлләрне сөйләми.

– Кызларыбызның чәче үскәнгә дә сөенә инде. Һаман безне кайгырта. Бар әйбергә ияләшәсең икән ул. Әмма күңел тынычлыгы гына юк. Нинди хәбәр килер икән дип яшәү, – ди Алия. – Ирем янымда гына булса иде, дим. 2 ел була бит инде. Бик сагынылды. Аның монда кайтып китүе генә басмый ул сагынуны. Киресенчә, кайтуга, китәсен уйлап яшисең. Ә ул көннәр аеруча читен. Бар күңел айкала. Тизрәк илләр тынычланып, һәр кешенең якыны янына әйләнеп кайтса иде. Башкасы кирәкми. Сау-сәламәт кешегә эше дә булыр, иң мөһиме – үзе кайтсын!

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139233/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле