Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменнән алты кешегә зыян килгән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Алабугада пилотсыз очкычларның һөҗүменнән алты кешегә зыян килгән. Аларның гомере һәм сәламәтлегенә берни янамый.

Өчесе табиблар караганнан соң өйләренә кайтарып җибәрелгән. Тагын өчесе хастаханәгә салынган. Аларга хәзер медицина тикшеренүе уздырыла. Зыян күрүчеләр, кирәкле ярдәм күрсәтелгәннән соң, өйләренә җибәреләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139269/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле