Бәйрәмчә итле пирог рецепты

Арина Семенова рецепты

Кирәк: 400 грамм катлы камыр (чүпрәсез), 400 грамм ит фаршы, 1 баш суган, 50 грамм сыр, 1,5 аш кашыгы томат пастасы (яки 2–3 помидор), ярты чәй кашыгы кипкән рәйхан, ике аш кашыгы үсемлек мае, көнҗет орлыклары, 1 йомырка, тәменчә тоз һәм борыч.

Суганны шакмаклап турыйбыз да йомшарганчы кыздырып алабыз. Аннары фаршны салып, болгата-болгата, суган белән бергә кыздырабыз. Томат пастасы, тоз һәм тәмләткечләр өстәп, тагын 3 минут чамасы утта тотабыз. Камырны эретеп җәябез һәм 4×10 сантиметр үлчәмендә тасмалап кисәбез. Табаны майлап, камыр тасмаларын табага тезәбез (тасмаларның очы табадан чыгып калсын). Фаршны камырга салып, өстенә сыр (угыч аша уып) сибәбез. Пирогны таба кырыеннан чыгып торучы камыр тасмалары белән каплыйбыз. Уртасына калган тасмаларны урнаштырабыз (ачык калмасын өчен). Пирогны кул белән җиңелчә генә кыскалагач (таралып китмәсен өчен), өстен йомырка сарысы белән майлап, көнҗет сибәбез. 190–200 градуска җылытылган мичкә куеп, алсу төскә кергәнче, 30–40 минут пешерәбез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139698/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле