Бүген иртән Сарман – Җәлил автомобиль юлының 26нчы чакрымында юл фаҗигасе булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Daewoo” машинасы (рулендә 19 яшьлек егет булган), юл билгесенә бәрелеп, әйләнеп капланган. Йөртүче, иминлек каешын эләктермәгәнлектән, автомобиль тәрәзәсеннән “очкан”. Бәхетсезлеккә, ул шундук һәлак булган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-voditel-v-moment-dtp-vyletel-iz-salona-avtomobilya-i-pogib-5943383
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday