12 майда югалган мәктәп укучысын үле килеш тапканнар

Ульяновск өлкәсендә 12 майда югалган мәктәп укучысы үле килеш табылган.

12 майда Ульяновск өлкәсенең Славкино авылында 12 яшьлек кыз югалган. Кызының югалуы турында гариза белән полициягә аның әнисе мөрәҗәгать иткән. Баланы эзләү белән полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, тикшерүчеләр һәм волонтерлар шөгыльләнгән.

15 майда бала урмандагы чокырда тере килеш табылган дигән мәгълүмат барлыкка килә, әмма ул расланмый. Хәзерге вакытта кызның гәүдәсе табылганлыгы билгеле.

Бу вакыйга факты буенча балигъ булмаган баланы үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142396/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле