Яшәү минимумын 17,7 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр

2025 елда Россиядә яшәү минимумы 17 733 сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Бу агымдагы ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 14,8 процентка үсешне аңлата. Моны Россия Хезмәт министрлыгы тәкъдим итә.

«2025 елга яшәү минимумын җан башына 17 733 сумга кадәр, эшкә сәләтле халык өчен 19 329 сумга кадәр, пенсионерлар өчен 15 250 сумга кадәр, балалар өчен 17 201 сумга кадәр җиткереп арттырырга тәкъдим ителә», – дип аңлаталар министрлыкта.

Шулай итеп, җан башына яшәү минимумының еллык үсеше 2280 сум, эшкә сәләтле халык өчен 2485 сум, пенсионерлар өчен 1960 сум, балалар өчен 2212 сум тәшкил итәчәк.

«2023 елда медиан керемнең үсеш темплары (110,9 процент) һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча фаразланучы инфляция дәрәҗәсе (105,1 процент) 2025 елга яшәү минимумы зурлыгын медиана кеременә туры китереп билгеләү методикасына кайтырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) мәгълүматларына караганда, 2023 елда медиана керем 40 121 сумны тәшкил иткән. Шул сәбәпле Хезмәт министрлыгы җан башына уртача яшәү минимумын медиана керемнең 44,2 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.

Яшәү минимумы күләме гражданнарның мохтаҗлыгын бәяләгәндә кулланыла. Социаль түләүләр күләме шуннан чыгып билгеләнә. 2024 елда Россиядә яшәү минимумы җан башына 15 453 сумны тәшкил итә. Эшкә сәләтле халык өчен ул 16 844 сумга, балалар өчен 14 989 сумга, ә пенсионерлар өчен 13 290 сумга тиң.

Чыганак: https://www.interfax.ru/russia/960683

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле