Татарстанның халык артистның оныгы туган

Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты  Виталий Агаповның икенче оныгы туган. Уртанчы уллары Виктор һәм аның хатыны Наргиз тәүге тапкыр әти-әни булган. Алар кызларын Майя дип атаганнар.

«Оныкның исемен әти — әнисе май ае хөрмәтенә сайлаган, — дип елмая Виталий Васильевич. Соңгы көнгә кадәр алар бездән кем булачагын сер итеп тоттылар — малаймы, кызмы. Оныгымның тормыш иптәшем Галина Георгиевнаның туган көнендә дөньяга килүе аеруча күңелле. Онык тыныч, эш буенча гына елый. Мин аның тавышын ишетүгә шатмын, бәлки җырчы булыр» дигән ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142764/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле