Ләкин баласы турында сорауга җавабы күпләрне аптыраткан.
Винарис Ильегет ТНВ каналында “Ә син?” тапшыруында катнашкан.
“Синең рәсми рәвештә улың бар, дип беләбез. Син аның белән нинди мөнәсәбәттә?” – дип сорый алып баручы.
“– Әйбәт! Сезнең кебек кешеләр белән…
– Аралашасыңмы? Ярдәм итеп торасыңмы?
– Юк! Үскән бала, үзен карасын. Мине 18 яшьтән соң беркем дә карамады. Шуны белегез!” – ди ул. Җырчы бик тупас рәвештә эчке дөньясына тыкшынмауларын сорый.
Күпләрне аның улына карата мөнәсәбәте аптыраткан һәм аның җавапларын ошатмауларын белдергәннәр. Сезгә ничегрәк инде?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-21/vinaris-iliegetne-uly-bar-3775588 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–