Артык нык пешермәгез, файдасы калмый!

Табиблар организмнан “начар» холестеринны чыгарырга ярдәм итүче ризыкны атады.

Табиблар боткаларның иртәнге аш өчен бик файдалы булуын тагын бер тапкыр искә төшерә. Алар арасында иң файдалысы — карабодай боткасы. Бу ризыкны элек-электән яратып ашаганнар.
Күп кенә табиблар фикеренчә, аның составы ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген, нерв системасын яхшыртуга, диабет үсешен киметүгә ярдәм итә. Моннан тыш, белгечләр ассызыклаганча, бу ризык начар холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Иң мөһиме, ярманы артык нык пешермәгез.
Табиблар карабодайны бүген популяр булган киноа белән чагыштыра. Азык җепселләре һәм аксым күләме буенча карабодай киноа кебек үк, тик карабодайда калория азрак, дип белдерә табиблар. Гади генә карабодайның тагын бер өстенлеге — биологик цинк, бакыр һәм марганецның югары булуы.
Исегезгә төшерәбез, начар холестерин кан тамырлары стеналарына утыра — нәтиҗәдә холестерин “бляшкалары” барлыкка килә. Яхшысы — кан тамырлары стеналарын андый “бляшкалар”дан чистарта һәм холестеринны бавырга күчерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-05-27/artyk-nyk-pesherm-gez-faydasy-kalmyy-3786876

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле