Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2024 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте.

Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 16 июнь көнне кояш Казанда 02:59 сәгатьтә чыга).

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.00 — 03.00 – иртәнге намаз, Коръән укылу;

03.00 — 03.30 – гает вәгазе укылу;

03.30 – гает намазын уку;

03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 51 мең сум.

15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (15 июньдә иртәнге намаздан башлап, 19 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-korban-bairamen-uzdyru-tartiplare-bilgelande-5888220

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле