Танылган җырчы Сергей Лазарев балалары белән Казанга килгән

Россиянең танылган эстрада җырчысы, 2016 һәм 2019 елларда «Евровидение»дә катнашкан Сергей Лазарев Казанга килгән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Лазарев Татарстан башкаласында узган ял көннәрендә булган дип фаразлана. Җырчы Кремль янында йөргән, Игенчеләр сараенда булган, бина фонында балалары белән селфи да ясаган.

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек Татарстан башкаласына ял итәргә комик Гарик Харламов килгән иде. Ул Казанны чисталык һәм кунакчыллык өчен мактап, аны «искиткеч шәһәр» дип атаган иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143274/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле