Кычыткан ашы пешердегезме әле?

Яшел аш тансык та, файдалы да.

Язның иң файдалы үләненнән тәмле аш әзерлик, дуслар. Аны май аенда бер-ике тапкыр пешереп ашасаң, файдасы ел буена җитә, дип әйтә иде нәнәйләр.

Ит шулпасын кайнатырга, сөзәргә, шулпага бер-ике бәрәңгене саламлап турап салырга. Майда кыздырылган кишер белән суганны да кушып җибәрергә.

Яңа гына җыйган кычыткан яфракларын юып, кайнар су белән пешекләргә, аларны вак итеп турарга һәм дүрт-биш йомырка салып тугларга. Шулпага йомыркалы кычыткан яфракларын салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга. Дәфнә яфрагы салырга онытмагыз.

Бу язгы аш файдалы да, тәмле дә була!

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2026-04-19/kychytkan-ashy-pesherdegezme-le-4656900

Бәйле