Бик ансат кына кыяр тозлау ысулы

Бик тәмле була, ясап карагыз, үзегезгә саклап та куегыз әле яме.

1 литр банкага 700 миллилитр исәбеннән суга бер аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы (тоз белән шикәр комын өймичә, калакта уртача гына итеп), кара түгәрәк борыч һәм лавр яфрагы салып, аерым кәстрүлдә тозлык кайнатырга.

Стерильләштерү өчен кыярларны дуршлаг белән кайнап торган суга 1-2 секундка тыгып аласың да, өстенә салкын су коясың.

Аннары банка төбенә укропны сабагы һәм башы белән турап, 1 тырнак сарымсакны бөтен килеш салып, өстенә кыярларны турап тутырасың, тозлык саласың. Кыярларның орлыгы өлгерә язган, саргайганнарын түгел, яшелләрен генә тозлыйбыз.

Аннары зур кәстрүлдә кайнап чыккан, әмма сүрән утта торучы суга тезеп, банкаларны стерльләштерәбез, 1 литрлы банкаларны 10 минут тотабыз.

Судан алганнан соң, һәр банкага 1 аш кашыгы уксус салып, стерильләштергән капкачлар белән ябып куябыз. Бер көн өстен җылы җәймә белән каплап тотканнан соң, кыярларны салкынга “озатабыз”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2026-06-29/bik-ansat-kyna-kyyar-tozlau-ysuly-4735297

Бәйле