Слива компоты

3л банкага кирәк: Слива – 8-14 шт. Шикәр комы – 250г Су – 2,8л. Банканы стерильләштерәбез, капкачны кайнатабыз. Кастрюльга үлчәп су кайнарга куябыз. Соңыннан банкага слива, шикәр салып, кайнап чыккан суны агызып, капкач белэн каплап куябыз.

Банканы әйләндереп, өстен жылы әйбер белән каплап суынганчы тотарга.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2026-07-23/sliva-kompoty-4760406

Бәйле