Кирәк булачак:
250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез.
Әзерләү тәртибе:
Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга.
«Аучы» салаты рәт-рәт итеп ясала.
1нче рәт — вак итеп туралган бәрәңге, майонез.
2нче рәт — вак итеп туралган тавык ите, майонез.
3нче рәт — озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгартылган кишер, майонез.
4нче рәт — угыч аша чыгартылган тозлы кыяр,майонез.
5нче рәт — гөмбә, майонез, сыр.
Салатны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!