- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Ике көн эчендә генә Ира Смелаяның «Татарка — Алтын» клибын инде 2 миллионнан артык кеше караган иде. Кемдер бу клипны татарда иң күп каралучы видео ди. Икенче берәүләр кәнәгатьсезлеген белдерә. Шуларның берсе — популяр җырчы Алинә Шәрипҗанова.
“Бу клипны чын татар хатын-кызларыннан мәсхәрәләү, көлү буларак кабул иттем…Әгәр дә һәр татар хатын-кыз шундый булса, безнең милләтебез дә калмас иде”,ди ул.
Алинә әнә шундый фикердә. Үз чиратында Шәрипҗановага да каршы чыгучылар бар. «Сез бөтен татар хатыннары исеменнән ничек сөйли аласыз?» – диләр.