Тимер атны иярли алган, ир-атлар һөнәренә дә кулы барган хатын-кызларның башларында хәзер кечкенә түбәтәйләр күрергә мөмкин. Халык милли әйберләргә сусаган дип әйтергә сәбәптер бу. //Tatar today//
Шуны гына көтеп торгандай, бер-бер артлы татар дизайнерлары, тегүчеләр хатын-кызларның гардеробын тагын да киңәйтергә теләп, түбәтәйләр чигүгә кереште. Интернет заманында яшибез бит, шуңа күрә аларны табасы бер дә кыен түгел. Тукай әйтмешли, чын безнеңчә, матур итеп тегүче Казан кызы Алсу Җиһаншина түбәтәйләренә Инстаграмда юлыктым. Ул әнисе, апасы һәм үзе хатын-кызлар өчен бизәкле, энҗе-мәрҗәнле матур түбәтәйләр тегү белән шөгыльләнә.
КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтын тәмамлаган Алсу, кияүгә чыгып, бала тапкач кул эшләренә тартыла.
-Ләйсән исемле апам белән бер үк вакытта декрет ялына чыктык без, — дип сөйләп китте Алсу иҗат чишмәсенең башы хакында сүз кузгаткач. – Икебезнең дә сабыйларыбыз – кызлар, күңелебез йомшарды, матурлыкка омтылды. Бервакыт безгә әниебезнең апасы Фәния бик борынгы, чигүле калфак күрсәтте. Кызыксынып киттек. Фәния апа чигү ысулларына төшендерде. Түбәтәйләр ясауга шул рәвешле керештек. Гаилә белән әлеге шөгыльгә чумдык.
Түбәтәйләргә ихтыяҗ барлыгын яшерми Алсу:
— Заказлар җитәрлек, Аллаһка шөкер! Бәйрәмгә дә, бүләккә дә чиктерәләр. Илһам килсә, без көнгә 10 түбәтәй дә тегеп куябыз!
Бәрхет тукымалар кулланып чигә Җиһаншиналар, хәзер исә башка төр тукымаларны да сынап карарга булганнар. “Башкарган эшебез бүтәннәргә дә ошасын!” дигән шигарь астында кул эшләре белән шөгыльләнә туганнар.
– Миллилекне саклап калуга өлеш кертәбезме, юкмы, чигү белән шөгыльләнә башлаганда бу хакта уйламадык та кебек. Күңелебез түбәтәйләр тегүгә ятты, яраткан шөгылебезгә әйләнде. Һәр чиккән түбәтәебез безгә якын, кадерле, һәрберсе белән горурланабыз, — ди Алсу.
Киләчәккә планнары да зурдан икән әниле-кызлы Җиһаншиналарның: “Алга таба күбрәк эшлисе, үсәсе, остарасы килә безнең! Хәзерге вакытта заманча, бүгенге көнгә туры килгән, бүген популяр булган түбәтәйләр чигәбез, ә киләчәктә борынгы калфаклар тегәргә дә ниятебез юк түгел”.
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА