Казанда машина йөртүчеләр бензин 50-100 сум булса да йөрибез ди, ә сез? [видео]

-- Лэйсирэ

Башкортстанда бензинга бәяләр тагын артты. Башнефть ягулык салу станцияләрендә 92нче бензин – 60, 95лесе – 70 тиенгә үсте. Шулай итеп хәзер 92нче бензинның бер литры өчен 40 сум 30 тиен, 95нче өчен 43 сум 30 тиен, дизель ягулык өчен 43 сум 50 тиен түләргә кирәк.

Соңгы айда Башкортстанда бензин бәяләре алтынчы тапкыр күтәрелде. Хакимиятләрнең күпләп сатуга, акцизга бәяләр артуы турындагы аңлатмалар халыкны канәгатьләндерми.

Башкорстанда таксист булып эшләүче Наил Йомагуҗин тиздән бөтен машина йөртүчеләр баш күтәрер дип уйлый.

«Таксистлар гына түгел, гади халык та баш күтәрер дип уйлыйм. Мин күптән түгел Петербурдан кайттым, анда бензины күпкә арзанракка тутыра идем”, ди ул.

Йомагуҗин көненә 12шәр сәгатьтән артык эшләргә мәҗбүр, әмма керем булмавын әйтә.

«Бөтен кеше шок хәлендә. Бензинга бәяләр арта, ә таксида йөрү бәясе артмый. Көненә 12 сәгатьтән артык эшләргә туры килә. Бензинга көненә 1300 сум тирәсе түлим. Акча эшләргә, гаиләне ашатырга да кирәк», ди ул.

Бензинга бәянең быел алтынчы тапкыр артуы халыкны аптырашта калдырды.

Таксида йөрүче Җәлил Сөләйманов бензинга бәя күтәрелү бар әйбергә дә бәя артуга китерәчәк дип саный.

«Көзгә нәрсә булыр, белмибез. Халыкның хезмәт хакы артмый. Өстә утырган иптәшләр ни уйлый икән? Бер-беребез белән сөйләшәбез дә, берәр нәрсә эшләргә кирәктер дип уйлыйбыз. Болай гына ятып калырга кирәкми», ди ул.

Якынча мәгълүматларга карасак, бензинга бәяләр тагы да күтәреләчәк. Башкортстан ширкәтләре үзләренең эш машиналарына бензин салу өчен нефть компаниялары белән инде килешүләр төзегән. Анда бензинның бер литры 50 сумнан күрсәтелгән.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең республика бүлеге җитәкчесе Андрей Хомяков бензинга бәяләр тагын да күтәреләчәк дип саный.

«Безнең мәгълүматларга караганда, бензин сатучы ширкәтләр үзләренә зыянга эшләгән. Алар үзләренең хәлен тотрыкландыру өчен хәзер бәяләрне күтәрергә мәҗбүр”, диде ул.

Башкортстанда 23 майда гына бер литр бензин бәясе 60 тиенгә арткан иде.

Бензин бәясе арту Татарстан халкын да борчый. Азатлык хәбәрчесе чәршәмбе көнне Казандагы ягулык салу станцияcендә кешеләрнең бензин бәясе артуга мөнәсәбәтен сорашты.

Бензин социаль челтәрләрдә дә иң кайнар темаларның берсенә әверелеп бара. Spredfast аналитик порталы мәгълүматларына караганда, апрельдә урыс телле Twitter-да «бензин» сүзен куллану марттагы белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек арткан. Майда исә апрель белән чагыштырганда тагын ике тапкыр арткан диелә.

Машина йөртүчеләр федерациясе җитәкчесе Павел Канаев Русия президенты Владимир Путиннан бу хәлгә тыкшынып чаралар күрүне сорады. «Киләчәктә бу көчле социаль резонанска китерергә мөмкин дип уйлыйм”, ди Канаев.

Бензин бәясе өч нәрсәгә бәйле — бензин җитештерүчеләрдән сатып алу бәясе, бензин станциясенең эшчәнлек чыгымнары һәм салымнар. Ширкәтләр бензинның һәр литрыннан дәүләткә өстәмә кыйммәт салымы һәм акциз түләүләрен түли.

Монополиягә каршы федераль хезмәт исәпләвенчә, 2015 елдан 2018 елга бензин акцизлары ике мәртәбә, дизель ягулыгы акцизлары 2,2 мәртәбә арткан.

Шул ук вакытта ширкәтләр дә бәяләрне арттыра. Vygon Consulting аналитик үзәге исәпләвенчә, барлык чыгымнарны, өстәмә күләм салымын һәм акцизларны исәпкә алганда, АИ-92 бензинының бәясе май аенда 45,3 сум булырга тиеш.

Vygon Consulting-ның өлкән хезмәткәре Александр Былкин ВВС-га белдерүенчә, бәяләрне уртачадан түбән тотучы нефть эшкәртү ширкәтләре сатылган һәр литр бензиннан алты сум, ә бензит сату станцияләре дүрт сум зыян күрә. «Ширкәтләр бәяләрне мөмкин кадәр түбән тота, шуңа күрә хәзер бер литр бензин бәясе потенциаль бәяләрдән 5-7 сумга түбәнрәк» ди Былкин. Аның исәпләвенчә, бәяләрне иреккә җибәргән очракта бензинның литры 10 сумга кыйммәтрәк булыр иде.

Дөнья базарында нефть бәясенең күтәрелүе дә Русиядә бензинның кыйбатлануына китерә. Нефть ширкәтләренә хәзер бензинны Русиядә сатуга караганда чит илләргә сату күпкә отышлырак. Моңа Русия хакимияте уздырган «салым маневры» гаепле. Хакимият экспорт пошлиналарын киметкән, ә бензин җитештерү акцизларын күтәргән иде.

Экспорт бәяләренең күтәрелүе һәм рубльнең бәясе түбән булу да читкә сатуны отышлырак итә. Русия ягулык берләшмәсе вице-премьер Дмитрий Козакка экспорт пошлиналарын күтәрүне һәм бензин җитештерү акцизларын киметүне сорап мөрәҗәгать юллады. Шулай ук хакимият нефть ширкәтләрен экспортны киметеп ягулыкны Русиядә күбрәк калдырырга мәҗбүр итү өчен басым да ясый алыр иде.

Финанс министры Антон Силуанов 1 июльдән акцизларның киметеләчәген игълан итте. Бер тонна бензин акцизы 3 меңгә, дизель ягулыгы акцизы 2 мең сумга киметеләчәк. Нәтиҗәдә бюджет керемнәре 140 млрд сумга кимиячәк, әмма бу гына бензин җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның югалтуларын каплый алмаячак, аңа карап бензин бәяләре дә кимемәячәк.

Азатлык

Бәйле