- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанның ПАТП №2 автобусында кондуктор һәм пассажир хатын-кыз сугышкан. Конфликт шаһитлары видео төшереп, аны яшен тизлегендә интернетта тарата. Үз күзләре белән күрүчеләр сүзләренә караганда, пассажир хатын-кыз исерек булган.
Башта алар ни сәбәпледер телгә килеп талаша, аннан сугыша ук башлый. Хатын-кызларны автобусны туктаткач кына аралап ала алганнар, дип яза “Казанский репортер” газетасы.
Фото: скриншот