Омскида десантчылар казармасы ишелеп, шул казада исән калган, аякларын югалтса да, үзен югалтмаган спортчы Рөстәм Нәбиев турында Дания Нәгыйм әнә шулай ди. Көчле рухлы кеше турында әдәби әсәр язарга хыялланган яшь язучы Рөстәмнең интернет сәхифәсенә юлыккач, эзләгән героен тапканлыгын аңлый һәм тиз арада хат язып сала. Җавап ул уйлаганнан да тизрәк килеп ирешә.
– Рөстәм, минем дә китап язасым килеп йөри иде, дип җавап язды һәм үзләренә Башкортстанга кунакка чакырды. Кулымда күкрәк баласы булгач, икеләнеп калдым. Рөстәм хәлемне аңлады, алайса үзем киләм, диде. Менә шушы бер җөмләсе генә дә китабым героеның холкын ачып салды, – дип сөйли Дания. – Анда вакыйгалар тормыштан алынган, икенче план геройларының гына исемнәре үзгәртелгән. Мине шунысы сөендерә: Рөстәм вакыйгасы кешеләргә ярдәм итә. Без бит аяк-кулларыбыз исән-сау була торып та, төшенкелеккә биреләбез, зарланабыз. Рөстәм исә боларның киресе. Шуңа күрә аны Башкортстанда төрле очрашуларга йөртәләр. Тиздән Казанга киләчәген дә әйтте. Башкортстаннан тагын бер күңелле яңалык килеп иреште: китапны күрмәүчеләр өчен брайль системасы буенча нәшер итәргә җыеналар икән.
– Китапның киләчәге нинди булыр?
– Герой буларак, Рөстәм аны бик сөенеп кабул итте. Китап авторларының берсе – Рөстәм Нәбиев үзе бит. Татарча китап таралып беткәч, без аны урысчага тәрҗемә итәргә җыенабыз. Дөрес, Рөстәм башта ук урыс телендә язарга тәкъдим иткән иде. Мин китапның татарча чыгуын теләдем. Башкача күңелем кабул итмәс иде.
– Сине милли мәгарифкә багышланган чараларда, татар теленә багышланган флешмобларда даими күрәбез. Митингларга кечкенә балаңны да алып киләсең. Татар теленең киләчәге турында фаразларың нинди?
– Мәгариф өлкәсенә кагылмыйча, үз өлкәмнән чыгып кына җавап бирә алам. Ә җавап бик гади: барысы да үзебездән тора. Әйтик, менә мин дә китапны урыс телендә чыгарсам, ул тизрәк таралыр, аны укучылар күбрәк булыр, мин исә чыгымнарымнан тизрәк котылыр идем. Ә бит барыбыз да җиңелрәк юлны сайлыйбыз. Татар теленең шушы хәлгә калуы – җиңел юлларны сайлауның нәтиҗәсе инде ул. Бүген мин кызыклы сюжетка корылган, тышлыгы, бизәлеше тартып торган китапның телне бик үк камил белмәгән кешеләрне дә җәлеп итүенә инандым. Мәсәлән, “Бөртекләп җыелган гомер”не башкортлар да соратып ала, бик иркенләп укый. Урысча сөйләшеп йөрүче татарларыбыз да килеп алалар һәм, укып чыктык, рәхмәт, диләр. Татар кешесе булсам да, татарча укыганым юк иде, бу – беренче китабым, дигәннәре дә шактый. Дөрес, башта алар урысчасын сорап карый, татарчасы гына барлыгын белгәч, анысын ала. Димәк, кызыксыну бар, шуңа күрә татарча иҗат итүдән туктамаска кирәк. Без болай татар телен саклап калуга зур өлеш кертә алабыз.
– Үзенең тәүге китабын чыгарырга теләүчеләр нинди проблемаларга юлыга? Гомумән, бүген китап чыгару авыр эшме?
– Яшь иҗатчыга иң әүвәл киңәш бирүче, хәтта ки тәнкыйтьләүче кирәк. Чөнки сиңа яхшы кебек тоелган әсәр, тәҗрибәле язучыга бөтенләй ошамаска мөмкин. Миңа юнәлеш бирүче язучы Нәбирә Гыйматдинова булды. Тукталып калган чакларда, бисмиллаңны әйт тә, яз, курыкма, дип үсендереп торды. Ул булмаса, бу китап, бәлкем, язылып бетмәгән булыр иде әле. Аннан икенче кыенлык – нәшрият табу. Уйда Татарстан китап нәшрияты да бар иде. Ләкин анда китап чыгару – озакка сузыла торган эш. Рөстәм үз сәхифәсендә китап чыгачагы турында язгач, аны сораучылар күп булды, шуңа без вакытны сузмаска теләдек һәм “Ак бүре” нәшриятына мөрәҗәгать иттек. Шулай итеп китап 3 мең данәдә дөнья күрде. Бүген аның яртысы сатылып бетте.
– Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит әле. Синең гаиләңдә дә иҗатка якын кешеләр булмый калмагандыр.
– Әбием күзләре сукырайганчы шигырьләр язды. Аннан күңелдән чыгарып сөйли иде. Нишләптер без аны кәгазьгә дә теркәмәгәнбез инде. Мин дә үземне белә башлаганнан бирле шигырь чыгарам. Шигырьләрем газета-журналларда басылса да, филология юнәлешендә укый алмадым. Әни дә биш ел буе укуымны бик теләмәде. Ул, укый-укый эшләсәң әйбәт булыр иде, дип әйтте. Без гаиләдә – өч бала, гап-гади авыл гаиләсенә барыбызны да укытырга авыр шул инде. Апам математика юнәлешендә көчле иде, менә ул филологиягә керде. Без аның белән урыннарны алмашкан кебек килеп чыкты. Чөнки мин Казан сәүдә-икътисад техникумында укыдым. Ләкин язуымны беркайчан да ташламадым. Әдәби бәйгеләрдә актив катнаштым. “Иделем акчарлагы”нда – гран-при, “Таян Аллага”, “Шигъри сабантуй” кебек әдәби бәйгеләрдә беренче урынны алдым. Шигырьләремдә тормыш фәлсәфәсе, милләт язмышы турында уйланулар да бар. Документаль повестем китап булып чыкканчы, “Галәм агачының яфрагы мин” дигән шигырьләр китабым да чыкты. Күпләр миңа читтән торып филология бүлеген тәмамларга, вуз дипломын алырга киңәш итә. Миңа калса, читтән торып әллә ни зур белем алып булмый. Аннан, әгәр мин анда укысам, әдәбиятка бу кадәр сусавым да булмас иде кебек.
P.S. Китапны сатып алырга теләүчеләр “Ак бүре” нәшриятына (Декабристлар урамы, 2 нче йорт) яки авторга мөрәҗәгать итә ала.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан