Аларның кулы тигән һәрнәрсә «чәчәк ата»: газета – вазага, кәгазь – аккошка, ярма – матур картинага, фанера – әкият героена, вак акча – «бәхет агачы»на әверелә. Бүгенге бәхетле тормышларын, әйләнә-тирәсендәге матурлыкны «Наз» приюты педагоглары Олеся – Александр Егоровлар үз максатчанлыклары, сабырлыклары, тырышлыклары белән төзегәннәр.
ОЛЕСЯ ИЛЬЯСОВНА
Олеся – Красный Бор кызы. Бала чакта оста тегүче һәм чигүче әнисенең эшләгәнен күзәткәч, үзендә дә шундый матурлыклар тудыру теләге уяна. Кулына чигү җепләре алып, чигә башлагач, бу шөгыльнең бик зур сабырлык таләп иткәнен аңлый. Әнисеннән кечкенә тукыма кисәкләре сорап алып, тегеп тә карый. Әбисенең күз иярмәслек тизлек белән бәйләвенә кызыгып, аның кебек тиз, тигез һәм матур бәйләргә тырышуы да шунда ук тормышка ашмый.
…Беренче күнекмәләрен ул гаилә корып, сабые белән декрет ялында утырганда исенә төшерә. Пәрдәләр, урын кирәк-яракларын үзе тегә башлый. Нәни кызына матур киемнәр бәйли.
Моннан 10 ел элек «Наз» приютында тәрбияләнүчеләргә «Оста куллар» түгәрәгендә кул эшләрен өйрәтү ихтыяҗы тугач, эшләнмәләрне ясау серенә төшенү өчен интернетны аркылыга-буйга «айкап» чыга. Матур итеп иҗат итәр өчен кечкенә чакта сабырлыгы җитмәгәнен истә тотып, эшне гап-гади композицияләрдән башлый. Балалар чәчәкләрен ясаса, Олеся Ильясовна аларны бәйләмгә җыя. Балалар ясаган яфрак һәм ботаклардан агач формалаштыра. Аннан бергәләп әлеге композицияләргә исем уйлыйлар.
– Минем үземне дә яңа ачышлар илһамландырды, – ди алтын куллы тәрбияче.
Газетаны бөтәрләп ясаган эшләнмәләр, оригами ысулы белән кошлар, сәйлән белән чигү, вак акчалардан топиарий, күннән паннолар, тасмалардан яки ярмалардан картина, гипстан эшләнмәләр «ясау», синтетик җептән мунчала үрү, чәчәк һәм яфраклардан экибаналар, төрле әйберләрне декорацияләү, үзенчәлекле аппликацияләр – болар бергәләп өйрәнгән эш төрләренең кайберләре генә әле. Салфетка, ваза, кәрҗиннәрне кечкенә ыргак, оекбаш, шарф, башлык, перчаткаларны биш энә белән бәйләп, эшеңнең нәтиҗәсен күрү балаларда куаныч, үз көчләренә ышану тудыра. Шулай итеп, Олеся Ильясовна үзе дә бай тәҗрибә туплый, балаларны да файдалы шөгыль белән мавыктыра ала.
Красный Бор мәктәбендә кызларга кечкенә ыргак, эләктергеч белән бәйләү серләрен дә өйрәтә Олеся. Кызлар остарып җиткәч, бәйрәмнәр уңаеннан иҗат җимешләреннән күргәзмәләр оештыралар.
Олеся Ильясовна тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнгәч, приют территориясен бизәү темасын ныклап өйрәнә башлый. Монысында ире Александр белән бергәләп фикер алышып, заманча яңалыклар эзлиләр.
АЛЕКСАНДР ЮРЬЕВИЧ
Саша да кечкенә чагыннан ук агачтан эшләнмәләр ясау белән кызыксына. Бишенче сыйныфта укыганда ук тал чыбыкларыннан өстәл, урындыклар «үрә». Әти-әнисе аның мондый шөгыленә бик шатлана, чөнки ул вакытларда йорт җиһазлары табу авыр була. Армиядән кайтып, гаилә корып, яңа йорт төзи башлагач, балачактан мавыккан шөгыле өчен киңлекләр ачыла. Җәен күп итеп тал чыбыклары әзерләп, кышларын кәнәфи, урындыклар «үрә». Яшь гаилә өчен аларның да кирәге чыга.
2010нчы елда Александр приютта технология буенча инструктор булып эшли башлый. Биредә ул «Остаханә» түгәрәген җитәкли. Малайларны столяр инструментлары белән эшләргә, йорт җиһазларын рәтләргә өйрәтә. Аның ярдәме белән зуррак яшьтәге балалар агач эшкәртү станогында бик оста итеп уклау, куна тактасы, тукмак кебек агач эшләнмәләр, матур рамнар ясыйлар.
– Тәвәккәлләп тотынам да, ничектер үзеннән-үзе килеп чыга. Эшне башлаганда ук нәтиҗәсе күз алдына килә дә, шуны тизрәк күрәсе килеп, кызыксынуым һәм мавыгуым арта гына, – дип сөйли алтын куллы оста.
Әнә шулай фонтан ясарга да алына Александр Юрьевич. Салават күперенең бөтен төсләрен балкыткан фонтан хәзер приют ишек алдына үзгә матурлык өсти.
Аннары приют территориясен бизәү өчен фанерадан төрле әкият геройлары ясый: Бүре, «дус» тычканнары белән Леопольд, сәяхәткә ашкынучы хыялый Ат…
Приютта эшләүче Роман Тимофеев белән бергәләп «иҗат иткән» Убырлы Карчыкның әкияти өе, матур коймалар белән әйләндереп алынган, биектә канатларын әйләндереп торучы җил тегермәне әлеге тирәне бәхетле балачак иленә әверелдергәннәр.
ПАР КИЛГӘННӘР
– Олеся Ильясовна да, Александр Юрьевич та һәр эшне җиренә җиткереп, күңел биреп башкаралар, авырлыклардан курыкмыйлар, җиңеп чыкканчы туктамыйлар. Бик тырышлар, уңганнар-булганнар. Олеся Ильясовна бик матур итеп рәсем ясый, Александр Юрьевич шуны фанерага күчерә, буйый. Һәр эштә шулай килешеп, киңәшләшеп, үрнәк булып яши һәм эшли алар. Бөтен яктан булдыклылар, – ди алар турында «Наз» приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.
Кызлары Анастасия да әнисенең шөгылен үз итә: алтынчы сыйныфта укыганда ук инде үзенең курчагына күлмәкләр бәйләп кидерә. Кечкенә уллары Кириллга ике яшь кенә булса да, пластилиннан сыннар әвәләргә ярата, әтисеннән осталык күчкәне күренеп тора.
Әнә шулай «бәхет агачы» үстергәндәй, тормышларын үз тырышлыклары белән төзеп, башкаларны да матурлык тоярга өйрәтеп, күпләрне сокландырып яши Егоровлар.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА,
Әгерҗе шәһәре, Безнең гәҗит