Физкультура укытучысы укучы бала белән җенси мөнәсәбәткә керә

-- Алина

13 яшьлек кыз физкультура укытучысы белән очрашып йөргәнен дустына сөйләгән. Бу хәлләрне әнисе белеп алгач, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанның Күмертау шәһәре суды 42 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Бу кеше мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән. Аны «16 яшькә җитмәгән зат белән җенси гамәлләр һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» һәм «азгын гамәлләр кылу»маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге ир-ат 2014 елда социаль челтәрләрдә алтынчы сыйныф укучысы белән аралаша башлаган. Аннары ул 13 яшьлек кыз бала белән очрашып йөргән. Очрашкач, балага карата көч кулланмыйча, азгын гамәлләр кылган. Ике елдан соң укытучы мәктәп укучысы белән интим мөнәсәбәткә кергән.

Физкультура укытучысының законсыз гамәлләре турында хокук саклау органнарына баланың анасы хәбәр иткән. Әни кеше баласының дус кызы белән язышкан хатларын укыган. Шуннан соң ул кызының укытучы белән мөнәсәбәтләре турында белеп алган.

Хөкем ителүче гаебен танымаган. Суд аны 5 ел 6 айга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрергә дип карар чыгарган, дип әйткәннәр күзәтчелек ведомствосында.

Чыганак : Интертат электрон газетасы

Бәйле