Казанда 6 айлык баланың 4 каттан егылып төшү факты буенча тикшерү барышында фатирда фаҗига вакытында өлкәннәр булмавы ачыкланды. Алар урынына 13 яшьлек, 11 яшьлек һәм 4 яшьлек кызлар гына булган.
6 айлык малай көйсезләнә башлый һәм өлкән кызлары баланы урамга карап тынычлансын өчен, тәрәзә төбенә алып чыгалар. Нәтиҗәдә, бала москит сеткасына тотынып тора һәм 4 нче каттан кибет түбәсенә егылып төшә.
Билгеле булганча, фаҗига вакытында балаларның әти-әниләре эштә булган.
«Бу вакыйганың барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Тикшерү комитетында.
Чыганак: Казан.МК