Чи­ше­нү акча китерәме? Әс­хәт «Дө­бер-Шатр» бүген ниләр майтаруын сөйли

-- Лэйсирэ

Та­тар­да шә­рә тән күр­сә­тер­гә ба­тыр­чы­лык итү­че­ләр си­рәк бул­са да, юк тү­гел. Кыз­лар чи­ше­нү га­дә­ти хәл ке­бек ин­де, егет­ләр ара­сын­да ан­дый чы­гыш­ла­ры бе­лән Әс­хәт Дө­бер-Шатр игъ­ти­бар­ны җә­леп итә. Кем­дер тән­кыйть­ли, кем­гә­дер, бик ошый икән. 

— Бе­рен­че со­рау­ны ерак­ка­рак ки­теп би­рик әле: сез­не баш­та «Дө­бер-Шатр» төр­ке­ме­нең со­лис­ты бу­ла­рак бе­лә идек. Ул төр­кем ни­гә тар­кал­ды? Кем­нең те­лә­ге бе­лән?

-«Дө­бер-Шатр» төр­ке­ме 2002нче ел­ны ту­ды. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, мин баш­та үзем ге­нә сәх­нә­гә чы­гар­га уй­ла­ган идем. «Пи­ра­ми­да» дис­ко-клу­бын­да бе­рен­че аль­бо­мым­ның пре­зе­та­ци­я­сен оеш­тыр­дым. Шу­шы ча­ра­да без рәс­ми рә­веш­тә Ил­на­зар бе­лән ике­без­не төр­кем итеп игъ­лан ит­тек. Шу­лай әк­рен ге­нә ду­эт бу­лып җыр­лый баш­ла­дык. 10 ел ча­ма­сы иҗа­ты­быз ур­так бул­ды. Хә­зер ин­де төр­ке­ме­без юк­лык­ка да 5 ел ти­рә­се бар­дыр. «Сә­бә­бе ни­дә?» – дип гел со­рый­лар. Җа­вап би­рәм: бер­нин­ди сә­бә­бе дә юк. Тор­мыш ал­га ба­ра, без дә үс­тек, олы­гай­дык, без­гә «Дө­бер-Шатр» фор­ма­ты ту­ры кил­ми баш­ла­ды. Һәр ке­ше үзен­чә дөнь­я ку­а, яшәр­гә ом­ты­ла: Ил­на­зар­ның үз га­и­лә­се, ми­нем үзем­не­ке, ди­гән­дәй… Ми­нем элек-элек­тән сәх­нә­дән баш­ка да һө­нә­рем бар иде, ул да бул­са спорт, сә­ла­мәт­лек өл­кә­се. Сәх­нә бе­лән ге­нә та­мак туй­ды­рып бул­мый бү­ген. Шу­ңа ста­биль­лек бет­те, төр­кем «бү­ген бар, ир­тә­гә юк» ре­жи­мын­да кал­ды. Мин мо­ның бе­лән ки­леш­мә­дем, тор­мыш­та тот­рык­лы­лык бу­лыр­га ти­еш, дип са­ныйм. Ае­ры­лы­шу­ны бе­рен­че бу­лып Ил­на­зар тәкъ­дим ит­те. Ак­ча керт­мә­гәч, аның бе­лән шө­гыль­лә­нү­дән мәгъ­нә юк дип уй­ла­дым. Тик то­ра-ба­ра җыр-моң­сыз яши ал­ма­я­ча­гым­ны аң­ла­дым…

-Ил­на­зар бү­ген кай­да?

-Әй­тер­гә ки­рәк, Ил­на­зар – бик сә­ләт­ле җыр­чы, ком­по­зи­тор. Бү­ген дә ара­ла­шып яши­без, га­и­лә­лә­ре­без бе­лән ку­нак­лар­га йө­ре­шә­без. Ара­быз­да бер үп­кә дә юк. Үке­нү хи­се дә юк, тор­мы­шы­быз­ның бер эта­бын бер­гә уз­дык, олы­гай­гач юл­лар ае­рыл­ды. Ди­мәк, шу­лай ки­рәк бул­ган. Кү­реш­кәч, элек­ке­ге чы­гыш­лар­дан ви­де­о­яз­ма­лар­ны ка­рап, ана­лиз­лап уты­рыр­га яра­та­быз. Шул ха­ти­рә­ләр кү­ңел­гә бү­ген дә җы­лы­лык би­рә.

-Ник «Дө­бер-Шатр» исе­ме алыр­га бул­ды­гыз?

-Без төр­кем бу­лып эш­ли баш­ла­ган­да, җыр­ла­ры­быз­ны ра­ди­о­га да ал­мый­лар иде. Имеш, фор­мат ту­ры кил­ми. «Сез­нең җыр­лар дө­бер-шатр, та­тар җы­ры сал­мак бу­лыр­га ти­еш», – ди­де­ләр. ТНВга якын да ки­лер­лек тү­гел иде: бер кли­бым­ны да, бер җы­рым­ны да ал­ма­ды­лар. Бер аль­бом чы­гар­дык – бө­те­не­се дә без­нең ке­бек җыр­лый баш­ла­ма­сын­мы?! Шу­ңа баш­та «Дө­бер-Шатр» исе­мен ал­ган бул­сак, хә­зер Әс­хәт Дө­бер-Шатр бу­лып кал­дым.

-Бү­ген ни­ләр май­та­ра­сыз? Ди­мәк, сез­нең өчен хә­зер бе­рен­че урын­да спорт­мы?

-Бү­ген­ге көн­дә фит­нес-үзәк­тә баш тре­нер бу­лып эш­лим. «Здо­ро­вый поз­во­ноч­ник» ди­гән сту­ди­ям­не ачып җи­бәр­дем. Көн ту­ды­мы, эш­тә ин­де мин. Тик шу­лай да иҗат өчен, яңа җыр­лар яз­ды­рыр­га да ва­кыт та­бам. Өй­дә җыр сту­ди­я­се дә ясап куй­дым, шун­да яңа көй­ләр, яңа ши­гырь­ләр­не өй­рә­нәм. Спорт­мы, сәх­нә­ме ди­гән­дә, алар­ның бер­сен ге­нә ае­рып күр­сә­тә ал­мыйм. Сәх­нә­дә дә, го­мер бу­е спорт­чы бу­ла­рак та чы­гыш яса­дым – ике­се дә ми­нем өчен бик якын. Ал­дан әй­теп кит­кә­нем­чә, бү­ген җыр­лап кы­на та­мак туй­ды­рып бул­мый. Ике төр шө­гы­ле­мә дә кү­ңе­лем­не бир­дем, тик спорт ми­ңа әле ак­ча да ки­те­рә.

Чыганак һәм фото: Сираҗи сүзе

Бәйле