- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
28 октябрь кичке якта Әгерҗенең Красный Бор юлында коточкыч юл һәлакәте була. Кичкетаң авылы янында ВАЗ-2114 бензовоз белән бәрелешә. Җиңел машинадагыларның котылуга шанслары булмый: биш кеше, шул исәптән өч бала урында ук һәлак була.
Беренче фаразлар буенча, беренче кар яуган көйсез юлда ВАЗ, каршы як полосага чыгып, бензовоз КАМАЗ астына килеп керә. Урында тикшерүчеләр фаҗига нечкәлекләрен ачыклауны дәвам итә.
Фото: соцсети