82 яшьлек Фәүзия апа Шәфигуллина күзенең карасы кебек күргән Кукмарадагы өендә ялгыз яши. Күз карасы кебек кадерле шул – бу өйне салып чыгу өчен ике эштә эшләгән, ун ел буе прәннек-кәнфит ашамыйча, бөтен акчасын төзелешкә тоткан. Ләкин карчыкның хәзерге вакытта бу йортка бернинди хакы да юк…
Йортның яртысы – әбинең төп ярдәмчесе булган, аны карап торган уртанчы кызы Гөлфия ханымда, икенче яртысы – оныгы Алсуда. Онык дигәннәре исә, йортның үз исемендә булган өлешен әбигә кире сатмакчы була. Кукмара мәхкәмәсе дә оныкка ул сораган сумманы бирергә тиешсез, дип, шапылдатып карар чыгарып куйган. Казыйлары булдыклы – кешегә мәҗбүри әйбер сатып алдырталар.
Ләкин 82 яшьлек Фәүзия апа маңгай тире белән торгызган йорты өчен оныгына ярты миллионга якын акча түләргә теләми.
Бу буталчыкларның башы Фәүзия апаның төпчеге Гүзәлия кияүгә чыкканнан соң башлана. Ире Раил белән башта тулай торакта яши алар. Кызлары Алсу туа. Тулай торакның дымлы һәм караңгы бүлмәсендә яшь балага авыр була, гел чирли. Кечкенә вакытыннан ук хаста булып калмасын дип, Фәүзия апа оныгын үзе янына китертә, үзе киендерә, ашата. Берничә елдан яшьләр социаль ипотекага өч бүлмәле фатир сатып ала. Бәхетле тормыш итү өчен бөтен шартлар да бар кебек, югыйсә. Ләкин анда озаклап яши алмыйлар – аерылышалар.
Гаилә таркалган вакытта ике якка да авыр була инде ул. Шулай да, вакытлар узгач, авырлыклар онытыла, тормышлар җайлана. Ләкин Гүзәлия белән Раилнең 14 ел элек булган аерылышуы әле дә проблемалар тудыра. Аларның иң зурысы – бу өй белән бәйле һәм аның хакында сөйләр өчен Фәүзия апаның уртанчы кызы Гөлфия ханым килде безгә:
– Бу өй гел әни исемендә булды. Ул аны башка беркем исеменә дә яздырмады, үзе үлгәннән соң, без – өч кызның кайсысы авыр хәлдә кала, шул кайтып яшәр, дип, гел әйтеп килде. Ләкин әни үзе дә белмәгән – бактың исә, безнең элеккеге кияү – Раил, сеңлебез белән аерылышканнан соң, үзенең таныш риэлторы аша, ялган юллар белән, бу йортны башта әти исеменә күчерткән һәм әти, имеш, өйнең ярты өлешен оныгы Алсуга (Гүзәлия белән Раилнең кызы) бүләк иткән. Әни бу турыда 2008нче елда гына белде. Җир эшләре белән БТИга барган җиреннән: «Апа, сез бу өйдә хуҗа түгел бит, моның хуҗасы башка кешеләр», – дип әйтеп кайтарганнар аңа. Бу хәбәрне ишеткәч, әни башта ышанмаган, ахыр чиктә, йөрәгенә инфаркт та булды, – дип сөйли Гөлфия.
Менә шунда сорау туа – ни өчен Гөлфия ханым элеккеге кияүләре Раилне ялган ысул белән йорт документларын әвеш-тәвеш китерүдә гаепли?
– Сеңлемнең ире белән нидән аерылуы турында сөйләүдән башлыйм. Раил Гүзәлияне һәр көн кыйнады, аның койрык сөягенә кадәр сындырды. Ике тапкыр реанимациядә ятып чыккан сеңлем түзмәде, аерылышырга гариза язды. Аерылышканнан соң да урамда үтеп барганда күрсә, туктап кыйный иде ул аны. «Бел, мин сине өйсез, бернәрсәсез калдырмасам, исемем Раил булмасын», – дип сөйләде. Һәм сүзендә торды. Бергә яшәгән өч бүлмәле фатирларын сатып, сеңлемә нибары 300 мең сум акча тиде. Әнинең өенең дә яртысын тартып алдылар. Өйнең ярты ягы Алсуда булуны белгәч, икенче ягын тагын ялган юл белән тартып алмасыннар, дип куркып, анысын үз исемемә яздырдым, – ди ул.
Гүзәлия белән Раил арасындагы проблемалар моның белән генә бетми. Аерылышып, берникадәр вакыт узгач, 2009 елда ир элеккеге хатынын ана хокукларыннан мәхрүм иттерү артыннан йөри башлый. Хатын яклап туганнары моның үз сәбәпләре бар, дип саный. Алар тасвирлап күрсәткәнчә – Раил Гимадеев бик хәйләкәр кеше, имеш. Шуңа күрә, янәсе, ир башта кызына әби өенең ярты өлешен рәсмиләштергән, соңыннан бу кыз аның белән яшәгән очракта, ярты йортның акчасын алып булачагын аңлап, баланың әнисен хокукларыннан мәхрүм итәргә булган, дип сөйли хатын ягы.
– Гүзәлияне эчә, баланы карамый, айнык түгел, дип яла якты ул. Әйе, сеңлем бераз эчештерә иде, ләкин айнымыйча тоташ эчмәде, кызын исә әни белән мин киендереп ашатып тордым, баланың мәктәптә дә, өйдә дә проблемалары булмады, – ди Гөлфия ханым.
Сираҗи сүзеннән Фото: https://pixabay.com