- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Чаллыда машина йөртүче ике 18 яшьлек егет юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Нәтиҗәдә, 16 яшьлек пассажир кыз аңсыз хәлдә. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан һәм Сөембикә проспектлары киселешендә килеп чыккан. 18 яшьлек егет йөрткән “унлы” машинасы яшьтәше идарә иткән “Хендэ Солярис” автомобиле белән бәрелешкән.
Машина йөртүчеләрне һәм “унлы” машинасындагы пассажир кызны хастаханәгә озатканнар. Кыз икенче дәрәҗәдәге комада. Тикшерү һәлакәт сәбәбен һәм кемнең гаепле икәнлеген ачыклаячак, дип җиткерделәр ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.
Бу хакта тулырак: tatar-inform Фото: Госавтоинспекция