//Тatar today//
Элвин Грейның «Татнефть-Арена»да 9 мең кеше җыелган концертын татар эстрадасындагы беренче очрак дип тел шартлаттылар, матбугат чараларында яздылар. Бу турыда Салават Фәтхетдинов нәрсә уйлый соң? Татар эстрадасының мэтры белән Татар Тудей хәбәрчесе сөйләште.
«Тагын 9 мең җыйсын, 19 мең җыйсын, 29 мең җыйсын…Илһам абый әйтмешли, зато булмаган тавышы бетми. Мәңге җырласын, бер сүзем юк. Һәр кеше үз эшен эшли. Милләткә генә каршы эшләмәсеннәр», диде Салават абый.