Казанда троллейбус җиңел машинаны бәрдереп, автобуска бәрелде, дип хәбәр итетеләр “Татар-информ”га Казан Дәүләт Автоинспекциясендә.
“9 гыйнвар 17.48 сәгатьтә Мәскәү урамында урнашкан 64нче йорт каршында троллейбус йөртүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм “Шкода Октавия” автомобиленә бәрелгән”, – дип сөйләделәр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.
Шуннан соң троллейбус каршы як полосага чыгып, “НефАЗ” автобусына бәрелгән.
Авария нәтиҗәсендә Кызыл автобусның 41 яшьлек пассажиры зыян күргән.
tatar-inform
–
–