//Татар тудей//
Моңа кадәр Лилия Муллагалиева бәбиләү вакыты февраль аенда, дип әйтә килде. Февраль җитте. Күпләр «кайчан?», дип язып, Лилия ханымнан сөенечле хәбәр көтә. Ә ул исә: «Озакламас, Алла боерса», диеп җавап кайтара.
Лилия Муллагалиева: «Киттем әле мин эшләр белән. Машинада күп йөрисең, өйдә генә утыр инде, дисез… Бик борчыласыз. Рәхмәт инде. Хәлләр яхшы, Аллага шөкер. Йөрим әле. Директка бик куп язасыз КАЙЧАН, дип. Озакламас, Алла боерса. Иң мөхиме исән-сау булыйк. Яңалык булса беренчеләрдән белерсез», дип инстаграмында уртаклашкан.
3 февральда Булат Бәйрәмов Италиягә кылган 2 атналык сәяхәтеннән кайтты. Ул анда махсус тау чаңгыларында шуар өчен барган.
Булат әфәнде бу сәяхәтеннән фото-видеолар белән уртаклашап торды. Мондый фотоларга күпләр «Хатыны Ләйсән Гыймаева үзен генә ничек җибәрде икән соң?», дип кызыксынып фикерләр калдырды.
Әлеге сорауга Ләйсән Гыймаева инстаграмында үзе җавап бирде. «Үзем дә сизмичә калдым ничек риза булганымны», диде ул.
«Ирем кайтты ялдан. Ничек җибәрдең син аны, ничек 3 бала белән узең генә калдың дип сорыйлар купләр… белмим, үзем дә сизмичә калдым ничек риза булганымны. Ә сезнең ирләр яки хатыннарыгыз берүзләре генә ял итәргә баралармы? Җибәрәсезме? Шулай булырга тиеш дип уйлыйсызмы? Менә мин ирсез бармас идем…», дип язган Ләйсән Гыймаева.