«Священная война» җырын башкарып, танылу алган Арслан Сибгатуллин «йолдыз чире» белән чирлиме? Кешеләр янында үзен ничек тота? Хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнә? Бу сорауларны Арсланның әнисе Гүзәл Сибгатуллинага Сәхнә журналы биргән.
«Безне берәр кая чакырсалар, Арсланның гадилегенә аптырыйлар. Бернинди дә йолдыз чире юк, без моны контрольдә тотарга тырышабыз. Аны һәрвакыт тыйнак булырга өндибез. Садикта да мин аңа йолдыз буларак карамагыз дим. Ул безгә еш кына «Нишләп мине бөтен кеше дә таный соң?» дигән сораулар бирә.
Әле менә Михаил Евдокимовның «Земляки» фестивалендә Алтай якларында булып кайттык. Безгә Алтайның гимнын өйрәнергә куштылар. Бу бик җаваплы эш иде, аны тамашачылар басып каршыладылар, Алтай өлкәсенең губернаторы да басып кул чапты. Арслан янына килеп фотога төшергә сораучылар, «Без монда махсус Арсланны күрергә килдек» диючеләр күп булды.
Балалар өчен дә фестиваль булды, Арслан «Туган тел» шигырен сөйләп лауреат исеменә лаек булды. Без «Туган тел»не, татарча җырларны онытмаска тырышабыз, барысы да шулардан башланды бит. Күптән түгел Арсланга Эльмир Низамов музыкасы, Җәүдәт Сөләйманов сүзләренә җыр язылды, хәзерге вакытта без аның өстендә эшлибез. «Мин яратам туган илемне» дип атала ул җыр, матур клип та төшерергә планлаштырабыз», дип сөйләгән Арсланның әнисе Гүзәл Сибгатуллина.
Сәхнә