//Tatar today//
22 февральдә Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында хәбәр ителде.
Бу турында Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2019 елның 22 февралендә (№ПУ-141) имзаланган.
«Альбина Рафаил кызы Шәвәлиеваны, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат итәргә», — диелә документ текстында.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Фото: Бизнес Онлайн