Минем алдан да укыган бар иде: яшел төсне бар да гел яхшыга гына юрый. Ә хәзер үземнән дә чыгып әйтә алам, шулай икән ул. Яшел төс күрдеңме – бар да әйбәт буласын көт тә тор.
Мин ирем белән бик интегеп яшәдем. Кайнана да кызган табага май өстәп кенә торды. Малаеның гаиләбезне артка өстерәгәнен күрә торып яклады. Чит кешегә дә гаебен төртеп күрсәтәсең, болайрак эшлә әле син, ялгышасың бит, дисең. Ә ул улының хаталарын һәрвакыт күрмәмешкә сабыша иде. Аңламаса, бер хәл бит әле.
Аңлап дәшмәве иремне тагын да азындырып кына җибәрде. Ирләрне аналары яклап торганда, хатын төртеп күрсәткән хата – хата мени ул? Ир дә шулай уйлагандыр. Бик интегеп яшәдем инде, сөйләсәң – сүз. Сигез ел торып, рәхәтләнеп искә алырдай берәр мизгел бар микән? Әле үземнең начарлыгым тисә дә, әйтмәс идем. Бертуктаусыз эшләп торып бит әле, ике бала алып кайтып.
Йорт дип, күпме кредитлар алдым, ремонт ясаттым, берсеннән дә акча сорамыйча, түләп бардым. Югыйсә, ул йорт кайнатам исемендә иде әле. Бергә яшәгәч, аларның да ул кредитның күпмедер өлешен түләп барсалары булгандыр. Әмма берсе дә кесәсеннән акча чыгарып бирмәде.
Сигез ел яшәгәч, сыерыбыз авырып китте. Аяк чире диделәр. Сыер бер аяктан калдымы – бетте дип исәпләргә кирәк. Терелсә – баса, юк икән – озакка сузмыйча чалырга кирәк дип әйтәләр иде олылар. Мин әйбәткә булмаячагын сизендем инде. Әмма кайнатадан узып буламы соң? Ул әллә ниләр кадады, баса ул, дип өметләнде. Әмма басмады сыерыбыз. Шулай күрәләтә үтердек. Сыерның үлемен кайната миннән күрде.
Беренче сүзе: “Киленнең аягы авыр булды”, – диде. Соң, мал хайваны түгел, кайчак сау-сәламәт кеше дә тик йөргән җиреннән егылып үлә әле. Ә монда авырып яткан мал үлгәч, миннән күрделәр. Әткәсенең миңа әйткән сүзеннән ир дә яклап чыкмады. Дөрес әйтәсең, әти, дигән сыманрак кына карап алды. Шул чагында үземне кызганып, бик каты еладым.
Алар аңламагандыр да әле. Сыерны жәлли торгандыр дип уйлаганнардыр. Кич буе елап чыктым да, бу өйдә миңа беркайчан да кешечә карашның буласы юк икән дип, аерылырга кирәк дип уйладым. Кызган баштан тиз эшлисең бит ул. Мин дә шулай тиз тоттым. Такси ялладым да, тутырасымны тутырып, ике якка ике баламны җитәкләп, киттем дә бардым.
“Кал”, – дип әйтүче булмады. Барыр җирем дә юк иде. Әйбәт туганым яшәгән бөтенләй чит районга киттем. Кеше өстенә барып кереп булмый – булган акчага фатирга түләп кердем, эш эзләп таптым. Акча җитмәгән чакларда бурычка баттым. Әле бит кредитларны да түлисем бар, балаларны да үстерәсем бар.
“Син безнең йортка ремонт ясап киттең”, – дип, берсе дә шалтыратып акча бирәм димәде. Ир белән торганда – бер авырлык, чыгып киткәч, бүтән авырлыклар өстәлде. Әмма чәчем белән җир себерсәм дә, зарланырга уйламадым. Авыр булса да, рәхәт иде.
Алты ел шулай кеше өстендә яшәгәч, былтыр, ниһаять, фатирлы булдым. Ипотеканы байтак түлисе әле. Шулай да, кеше өстендә яшәү түгел инде. “Үземнеке” дип ачып керәсең, “үземнеке” дип бикләп чыгып китәсең. Документлар белән банк арасында чабып йөргән көннәремнең берсендә төш күрәм шулай. Каяндыр арып-талып барам икән. Юлның иге-чиге юк сыман.
Шунда кисәк борылыш булды да, мин ялт итеп кояш чыккан, яшел чирәмле урамга килеп чыктым. Ялан аякларым белән шул үләннең йомшаклыкларына кадәр тойдым. Өндәге сыман, бу матурлыкка бик аптырап карап тордым. Урам буеннан-буена яшел хәтфә чирәм иде. “Бу урамнан машиналар да йөрми торгандыр инде, тапталыр иде”, – дип уйлыйм, имеш.
Шулай үләндә басып торган көе уяндым да. Төш сыман түгел, чынбарлыкта булган сыман хәл иде ул. Шушы төшне күргәннән соң төгәл бер атнадан соң яңа фатирыбызга күчтек. Калган гомерем дә яшел хәтфә үләндәй булсын иде дип телим хәзер. Авырлыктан соң – җиңеллек, яңгырлардан соң төрле төсле салават күпере чыга икән. Бирешмәскә генә кирәк.
Язмыш кочагы