Узган көн Яр Чаллыда һәлакәтләрсез булмады. Биеклектән егылып төшкәннән соң ике кеше үлә. Бу хакта «Челнинские известия»хәбәр итә.
Шаһитлар 17 сәгатьтә «ашыгыч ярдәм » бригадасын чакырталар. Подъезд козырегында өлкән яшьтәге хатын-кызны табалар. 73 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен янгын сүндерү хезмәтенең баскычы ярдәмендә алганнар.
Шул ук йорт янында төнлә тормыш билгеләре булмаган ир-ат гәүдәсе табыла. 35 яшьлек ир кеше биеклектән егылып үлә. Әлеге ике кешенең үлү сәбәпләре ачыклана.
Фото: соцсети