Кузбасс шәһәрендә яшәүчеләр Канада премьер-министры Джастин Трюдо һәм БМО генераль секретаре Антониу Гутерришка видео белән мөрәҗәгать иткәннәр. Алар региондагы начар экологик торышка, күмерчеләр башбаштаклыгына, хакимиятнең боларга күз йомуларна дәгъвәләп, башка илдә качак булып яшәргә әзер булулары турында сөйләгәннәр.
“Россиядә, аеруча да Кузбасста яшәү шартлары бөтенләй калмаган диярлек. Безнең җирләр күмергә бик бай, әмма бүгенге көндә шул күмерне эшкәртү вәхшиләрчә алып барыла, ягъни күмерчеләр үз эшләрен ачык эшлиләр, бик якында гына йортлар бар икәнен исәпкә алмыйлар. Безнең шәһәрдә 90 мең кеше яши һәм барлыгы тугыз күмер кисеме, ягъни карьеры бар. Күпчелек халык нәкъ шул карьерлар янында яши” диелә видеода.
2019 елның февралендә Киселевск һәм күрше Прокопьевск районнары урамнары кара кар белән тулган. Хөкүмәт моның сәбәбен җирле җылыту оешмалары һәм фабрикалар белән бәйләгән. Ә июньдә Киселевскта җир асты янгыны башланган.
“Бу кышны бөтен җир шары безнең кара карны күрде. Без монда иркенләп сулыш та ала алмый идек. Безнең балаларыбыз кыш буе урамга чыга алмады, күмер тузаны аркасында кешеләргә кыенга туры килде” дип ассызыклый Кузбасс халкы.
Аларның әйтүләре буенча, күмер эшкәртү оешмалары җитәкчеләре шәһәрдә яшәүчеләр белән бөтенләй саннашмыйлар. “Монда төрле шартлаулар нәтиҗәсендә йортлар җимерелә, ә күченеп киткән очракта йорт өчен бик аз түлиләр яисә булганыннан күпкә кечерәк йорт бирәләр” дип белдерә алар. Шуңа да кармастан түрәләр экологияне чистарту өчен бернәрсә дә эшли алмыйлар. Шушы сәбәпләр аркасында Киселевсктагы кайбер районнарда чиста су гомумән беткән, уңыш та инде ничә ел юк икән.
Халык тагын бер мәсьәләгә игътибар итә. “Экология шундый начар булганга, онкология авырулары артты. Һәр йортта диярлек бу авырудан инде үлгән яисә авырган кеше бар. Шунысы тагын да аянычрак: бу җирләрне ташлап китү мөмкинлеге булмаганга һәм бу авыру белән интегәсебезне белеп, без үзебезнең чарасызлыгыбызны аңлап, һәрдаим депрессия кичереп яшибез” дип, кешеләр зарлана.
Хакимият башлыклары “әгәр күмер җитештерүне туктатсак, халыкның ашарына һәм эшләренә эш урыннары булмаячак” дип җавап кайтарган. Кешеләргә әйләнә-тирә мохит турында ялган мәгълүмат бирәләр икән.
“Без экология ягыннан ярлылык шартларында яшәргә мәҗбүрбез. Күмерчеләр үзләренең эшләрен санитар нормаларга туры килә дип билгелиләр. Шул күмер эшкәртү оешмаларының хуҗалары безгә китергән зыянга игътибар итмиләр. Түрәләр табигатьне саклау турында уйламыйлар, без һәм безнең балаларыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртмыйлар” дип ассызыклый кузбаслылар.
Үзләренең Канада премьер-министры Джастин Трюдога мөрәҗәгать итүләрен алар бик гади аңлаталар: бу төньяк иле үзенең климаты белән Себернекенә охшаш. Алар качак статусын сорыйлар һәм ят илдә эшләргә әзерлекләрен белдерәләр.
“Сезнең илдә бу статусны алыр өчен беренче чиратта социаль яктан кысырыклау булырга тиеш. Россиядәгә критерияләр буенча без ярлылар булып исәпләнәбез. Без үз йортларыбызны сатып, башка регионнарга күчеп китә алмыйбыз, чөнки бу җирләрдә карьерлардагы шартлаулар нәтиҗәсендә йортлар шактый арзан торалар. Без үзгәрешләр көтеп ардык. Алар булса да, бары тик начар якка гына. Болай көтү зарарлы да, экология көннән-көн начарлана, ә безне бөтенләй оныталар, авырулардан күбрәк кешеләр үлә. Иң мөһиме шул: без үз илебезне сатмыйбыз, бары тик яшәргә телибез. Әгәр безгә моны Россия Федерациясе бирә алмый икән, димәк без башка илләрдә яшәү мөмкинлекләрен эзләргә тиешбез”.
Канада ярдәм кулын сузмаган очракта, Киселевск халкы башка илчелекләргә мөрәҗәгать итәргә уйлыйлар. Җирле түрәләр бу сүзләргә әлегә берничек тә җавап бирми.
Мәгълүмат "Знак" интернет газетасы сайтыннан