Сайтыбызда берничә тапкыр Аксубай районының Иске Кыязлы авылында нефтьүткәргеч салучылар борынгы каберлеккә тап булганлыгы турында язган идек. Эзләнү-казу эшләрендә катнашкан Казандагы “Прикладная археология” ширкәте башлыгы Константин ИСТОМИН белән «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе очраша.
– Инде хәзер ул урында, каберлеккә зыян китермичә генә, нефтьчеләр үз эшләрен дәвам итә ала, – ди археолог. – Без биредә үзебезгә кагылышлы эзләнү, саклау эшләрен башкардык, әлеге борынгы каберлекне өйрәндек. Әлеге каберләр безнең эраның X-XIV гасырларына, болгар археология культурасына карый.
– Бу сөякләрне болгар бабаларыбызның җәсәдләре дип әйтә алабызмы?
– Чынлап та, биредә болгарлар күмелгән. Кыйблага каратып җирләнгәнгә күрә аларны мөселман булган дип әйтергә тулы җирлек бар. Мондый каберлекләр элеккеге Идел буе Болгарстанында байтак табылды.
– Әлеге сөякләрне тикшергәннән соң, үлем сәбәпләрен ачыкларга буламы? Җәсәдләрендә сугыш эзләре юкмы диюем?
– Гадәти авыл каберлеге бу. Якын-тирәдә берничә авыл булган. Шактый еллар дәвамында бер төштә җирләгәннәр. Ниндидер сугыш-яу эзләре, көч куллану билгеләре күренми. Бала каберләре күп.
– Кабер ташларына тап булмадыгызмы?
– Юк. Кабер ташлары кую – шәһәр культурасына хас күренеш. Алар авыл җирендә бераз соңрак күренә башлаган. Ташлар бу чорда Болгар шәһәрчеге биләмәсендә генә очрый.
– Кайбер мәгълүмат чаралары, 2,70-2,80 метрлы пәһлеван җәсәдләре табылган, дип язып чыкты. Андый пәһлеваннар күпме?
– Мин анда бер пәһлеван да күрмәдем. Бөтенесе – безнең кебек гади кешеләр. Әллә ни озын буйлы кешеләр юк. Интернетта нәрсә язмаслар, аларга ышана башласаң?!И
ке метрлы кеше дә юк анда.
– Киләчәктә бу урында казу эшләре дәвам итәчәкме? Бәлкем якын-тирәдә шәһәрлек урыны бардыр?
– Юк, дәвам итмәячәк. Әлеге каберлек урыны саклауга куелды. Гадәти авыл каберлеге булгач, якын-тирәдән шәһәрлек урыны эзләп торуның мәгънәсе юк. Бу тирәдә нәрсәдер төзергә ниятләсәләр, бер-бер гыйльми зарурлык чыкса гына, эзләү-казу эшләрен дәвам иттерергә була. Каберләрдә ниндидер матди әйберләр юк, җирләү тәртибе бер төрле. Бәлкем кайчандыр бу тирәләрдә шәһәрлек булгандыр. Әмма авылны кору барышында, Иске Кыязлы биләмәсен киңәйткән вакытта әлеге мәдәни җирлек җуелган. Шәһәрлек дигәч тә, сез аны әллә нинди мәһабәт корылмалар, зиннәтле йортлар дип уйламагыз тагын. Шәһәрлек ул вакытта яшәү урыны түгел, дошман һөҗүм иткән чакта яшеренеп тору, саклану урыны вазифасын башкарган. Без җәмгысы 150 каберне казып тикшердек.
– Бу экспедициянең төп нәтиҗәсе…
– X–XIV гасырларга караган борынгы каберлек табылды һәм саклауга куелды. Монда болгарлар күмелгән. Аларның ничегрәк яшәгәнен, нинди терлек тотканын ачыклау өчен яшәү урыннарын казып тикшерергә кирәк. Безнең алда андый максат куелмаган иде. Саклау урыны өч гектар чамасы җирне биләп тора. Мондый объектлар табылуга, Татарстанда табыламы, Киров өлкәсендәме, кем боерык чыгаруга карамастан, федераль әһәмияте булган саклану урыны дип санала.
Чыганак: Ватаным Татарстан/Рәшит Минһаҗ